Индекс


Ссылка на сообщениеhttp://forum-zavtra.org/msg.php?id=3683
Дата сообщенияВторник, 6 Август 2019 10:25
АвторЮ.С.
В ответ наИран угрожает дальнейшей эскалацией своей ядерной программы в рамках
Свежайшие новости из Ирана
Өч тәүлек буенча коры, үзәккә үтә торган салкын җил исте. Әле күптән түгел генә ап-ак халат кигән төсле ак бәсләргә төренеп, тирән хыялга, очсыз-кырыйсыз уйларга чумып торган биек наратларның ылыслары, яшь килендәй нәфис ак шәл бөркәнгән ак каеннарның ботаклары шәрәләнде, каралды. Урман, кара урман, кемнәргәдер ачуланган сыман, меңнәрчә тавышлар чыгарып шаулады, үкерде. Кургашын төсендәге авыр, соры болытлар белән капланган күк йөзендә көндез — кояш, төннәрендә ай һәм йолдызлар күренмәде. Бары вакыт-вакыт, төнге караңгылык чаршавын ертып, ак ракеталар гына күккә күтәрелде, һәм ерак тупларның ялкыннарыннан кабынып-кабынып киткән кызгылт шәүләләр генә, аҗаган утлары кебек, бик азга ялтырадылар